16+

«Автодор Кубогы»на ярышларда Татарстан данын кемнәр яклаячак?

16 декабрьдә Казанда көрәш буенча «Россия Кубогы» кысаларында «Автодор» оешмасы призларына ярышлар узачак. Шулай ук биредә Татарстан һәм Санкт-Петербург командалары арасында очрашу да каралган.

Әлеге ярышларга республика данын яклап көрәшәчәк батырлар Татарстан чемпионаты нәтиҗәләре буенча ачыкланды. Дөрес, кайбер үзгәрешләр дә бар, Татарстан чемпионнарының барысы да бу бәйгедә катнашмаячак. Республиканың көрәш федерациясеннән алынган хәбәрләргә караганда, 65 кг.га кадәр үлчәүдә Илнар Закиров түгел, ә икенче урынны яулаган Илназ Димиев көрәшәчәк. Рәсми ярышларда чыгышларын туктату турында хәбәр иткән Илмир Төхвәтуллинны Илнар Галимов алмаштырачак. Ә 115 кг.га кадәр авырлыкта чемпион калган Раил Нургалиев бу бәйгедә чыгыш ясамый, чөнки анда 115 кг.га кадәрге категория юк. Димәк, тулы состав әлегә шулайрак:

Илсур Гыймадетдинов
Илназ Димиев
Илназ Рамазанов
Динар Кәримуллин
Рафаэль Кәлимуллин
Фаяз Зарипов
Айрат Сәмигуллин
Илнар Галимов
Радик Сәлахов
Ранис Гыйләҗетдинов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading