16+

Авыру кызны мулла дәвалаган

Быел 3 апрельдә Сахалинда "Минем Ватаным Россия" проекты кысаларында "Көньяк Сахалин - Севастополъ" автойөгереше старт алган иде. Алар Казанда 28 апрельгә килеп җиттеләр. Әлеге йөгерүне "Бердәм Россия" партиясе дә хуплады. Һәм ул җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Аватойөгерештә оешма җитәкчеләре, студентлар һәм волонтерлар катнашты. Алар 24 шәһәрдә булды. Һәркайсында сугыш ветераннары...

Авыру кызны мулла дәвалаган

Быел 3 апрельдә Сахалинда "Минем Ватаным Россия" проекты кысаларында "Көньяк Сахалин - Севастополъ" автойөгереше старт алган иде. Алар Казанда 28 апрельгә килеп җиттеләр. Әлеге йөгерүне "Бердәм Россия" партиясе дә хуплады. Һәм ул җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Аватойөгерештә оешма җитәкчеләре, студентлар һәм волонтерлар катнашты. Алар 24 шәһәрдә булды. Һәркайсында сугыш ветераннары...

Казанда "Ветеран көндәлеге"нә үзенең тарихын Валентина Красюк язды.Әлеге китап "Татаринформ" мәгълүмат агентлыгында тәкъдир ителде һәм аңа да бу җыентыкны тапшырдылар.

Валентина Красюк сөйләгәннәрне тыныч кына тыңлап булмый.

Сугышның беренче көннәреннән үк аларның әтиләре фронта китә. Ана кеше өч баласы белән Ленинград блокадасында кала. Һәр кешегә тәүлегенә 125әр грамм ипигә карточка бирәләр. 1941 елның 28 декабрендә бер хатын аларда яшәп торырга үтенә. 31 декабрьдә сөенә - сөенә карточкалар алалар. Икенче көнне иртән йокыдан уянуга, теге хатын да, карточкалар да булмый. Ул аларны урлап алып китә. Шуннан соң ана кеше өйдән-өйгә йөреп балаларына 120 грамм ипи кисәге алып кайтып балаларына бирә. Ә үзе кайнар суга салып күмер эчә. Валяның бер-бер артлы энесе белән сеңлесе үлеп китә. Ә ул йөри алмый башлый. Ягарга утын беткәч, әнисе Ольга йорт җиһазы эзләгәндә, бер капчык кипкән ипи табып ала. Аны үзенә генә алырга куркып, комендант янына китә. Тегесе аңа: "Әйдә, кем исән калган, шул сохариларны бүлеп бирик", - ди.

Кышын 40ар градуслы салкыннарда Валяны әнисе чанага салып суга алып бара торган була.

Блокада өзелгәннән соң, гаилә башлыгын хастаханәгә ала, ә кызчыкны солдатлар шәһәр читендәге бер кешеләргә бирәләр. Алар баланы терелтә. Сугыш беткәнче ана үз баласын эзләп таба. 9 май көнне алар бергәләп әтиләрен каршы алырга җыенып урамга чыгалар. Әмма. Ул 1945 елның ахырында гына авылга кайта.

17 яшькә кадәр начар йөргән Валентинаны табиблар "озак яшәми", диләр. Аның күзләре дә күрми башлый. Шифаханәгә дә җибәреп дәвалыйлар. Бервакыт алар янында мәчет ачканда, Хөснетдинов фамилияле бер мулла килә.Шунда ул аңа күз сала да русчалатып: Ой, какая хорошая девочка", дип куя. Валя аңа каршы кәефсез генә: "Я не хорошая, скоро я умру", дип җавап бирә. Шуннан соң мулла һәр көнне килеп догалар укый. Кыз шуннан соң йөри башлый. Ул аңа Татарстанга барып яшәргә киңәш бирә. Валя хәрби кешегә кияүгә чыгып, төрле җирләрдә яшәгәннән соң теге мулланың киңәшен тота. Алар моннан 25 ел элек Казанга кайтып төпләнә. Үзе кисүче булып эшли. Бүген ул балаларына, оныкларына үрнәк ана.

Валентина Красюк үткәннәрен искә төшерергә яратмаса да, аларның язмышын белеп тору киләчәк буын өчен кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading