16+

«Балалар иминлеге өчен барлык шартлар да бар иде»: Брянск гимназиясе мөдире судта елап җибәргән

Брянскның 5нче гимназиясе хуҗалык мөдире ваемсызлык эше буенча үз гаебен өлешчә таныган. Бу хакта «Комсомольская Правда» басмасы хәбәр итә.

Брянскның 5нче гимназиясе хуҗалык мөдире ваемсызлык эше буенча үз гаебен өлешчә таныган. Бу хакта «Комсомольская Правда» басмасы хәбәр итә.

Брянскның 5нче гимназиясе директорының административ-хуҗалык эше өчен урынбасары Католиса Католикова ваемсызлык эше буенча өлешчә генә гаепле булуын таныган. Суд залыннан видеоны SHOT телеграмм урнаштыра. 51 яшьлек хатын-кыз әйтүенчә, мәктәптә балаларга уңайлы һәм куркынычсыз булу өчен барлык шартлар да тудырылган.

"Контроль-үтү пункты бар, барлык камералар эшли, сакчы эш урынында, якты, уңайлы. Мин аңлар идем, әгәр бала ачык люкка төшсә. Ләкин бу очрак, мин белмим..."- дип аңлаткан хуҗалык мөдире.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, Католикова соңгы биш елда бөтен илгә таралган гимназиядә эшләгән. Сораштыру барышында аның яман чир белән интегүе ачыкланды, ә улы махсус операция уздыру зонасында хезмәт итә. Шулай да судта елап җибәргән хатынга җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading