16+

Балаларны саклагыз!

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге һәр елны язгы якта һәм көзге чорда «Игътибар – балалар!» профилактика чарасы үткәрә. Икенче этап август ахырыннан 9 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге һәр елны язгы якта һәм көзге чорда «Игътибар – балалар!» профилактика чарасы үткәрә. Икенче этап август ахырыннан 9 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

ЮХИДИ бүлегенең пропаганда хезмәте мәгълүматларына караганда, быелның җиде аенда Казанда 114 бала юл-транспорт авариясендә имгәнү алган. Юл һәлакәтләренә 7-13 яшьлекләр аеруча еш юлыга. Балалар катнашындагы аварияләрнең һәр дүртенчесе сишәмбе һәм җомга көннәрендә килеп чыккан, ә һәр бишенче авария ишегалдында һәм машина куеп тору мәйданчыгында булган.
ЮХИДИнең районнар бүлекчәләре җитәкчеләре укытучыларның август киңәшмәләрендә катнаша.
– Ата-аналар, өлкәннәр уку елы башланганчы ук укучы балаларга мәктәпкә яки өстәмә белем бирү учреждениесенә бара торган иң имин юлны күрсәтсеннәр иде. Башлангыч сыйныфлар укучылары, аеруча I сыйныфка баручылар белән бергә, әлеге юлны кат-кат үтү кирәк. Бу араны узганда, юл билгеләрен аңлата-аңлата бару зарур. Ата-аналар балаларының киемнәренә яктылык кайтара торган элементлар тегеп яки беркетеп куйсыннар иде. Көз һәм кыш айларында көн яктылыгы кыскара, ә транспорт чаралары ташкыны хөкем сөргән шәһәр шартларында яктылык кайтара торган элементлар беркетү бик әһәмиятле, – ди Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Наил Гыйбадуллин.
Сентябрьдән башлап, юл-патруль хезмәте инспекторлары, яшь инспекторлар белән берлектә, урамнарда тиешле булмаган урыннарда юл аша чыккан, кагыйдәләрне бозган балаларны туктатачаклар. Автомобильләрдә балаларны йөртү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатында, 3 сентябрьдән башлап, иртәнге сәгатьләрдә «Бала – баш пассажир!» рейдлары үткәрелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading