16+

Баламның уң кулы тулы сөялләр иде. Бетердек. Менә болай итеп

Кызым кечкенә вакыттагы кулындагы сөялләрне бетерү вакыйгасы турында сөйлим әле. Кызым өченче класста укып йөри.

Кызым кечкенә вакыттагы кулындагы сөялләрне бетерү вакыйгасы турында сөйлим әле. Кызым өченче класста укып йөри.

Уң кулының йөзен вак-вак сөялләр басты. Бала шуңа бик уңайсызлана, кая барса да,  аны яшерергә тырыша. Шуның өстенә сөялләр көннән-көн арта да кебек. Дарулар да сөртеп карадык. Әбиләр белән дә сөйләштек. Бер әбиебез ,кырык төен төйнәп, шуны мунча ләүкәсе астына ташларга киңәш итте. Шулар черегәч, бетәргә тиеш икән. Нәтиҗә күренмәде. Шуннан соң мин ниндидер русча  газетадан  бер киңәш укыдым да, куркытса да, эшләп карарга булдым.
...Айның иң тулган вакытында, төнге сәгать унике белән бер арасында, кызымны җитәкләп, белгәннәремне укый-укый ,ишегалдына чыктым. Айга туп-туры карап, берничә адым атладык та, аяк астында яткан беренче чүпне алып, әлеге сөялләр өстеннән сәгать теле уңаена йөртеп җиде тапкыр әйләндердек. Әйләндергән вакытта айга карап: "Сөял , бет, бет, бет," - дип кабатладык. Шуннан соң, алган чүпне кире нәкъ үз урынына куеп, догалар укый-укый, өйгә кереп киттек. 5-6 көннән соң сөялләрнең эзе дә калмады.
....Дөньяда могҗизалар бик күп бит ул, дусларым.

Рүзилә Вәгыйзова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading