16+

Балык Бистәсендәге тарихи мәчетне төзекләндерү өчен исеме билгесез инвестор 19 миллион сум акча биргән

Балык Бистәсе районы Зур Елга авылындагы XIX гасыр ахырында агачтан төзелгән мәчет тулысынча хәйрия акчасына төзекләндереләчәк.

Балык Бистәсе районы Зур Елга авылындагы XIX гасыр ахырында агачтан төзелгән мәчет тулысынча хәйрия акчасына төзекләндереләчәк.

Бу хакта тарихи мирас объектларын саклау комитеты рәисенең урынбасары Альберт Сәлахов мәчет бинасында узган киңәшмә вакытында хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".

– Агачтан эшләнгән архитектура объектын төзекләндерү шактый катлаулы процесс. Бу өлкәдә белгечләр дә бик аз. Шул уңайдан тарихи мирас объектларын саклау комитеты подрядчы оешма белән бик тыгыз диалог алып барды, – диде Альберт Сәлахов.

Төзекләндерү эшләрен танылган архитектор Александр Попов алып барачак. Аның әйтүенчә, мәчет торгызуга 19 миллион сум акча бирелде, әмма бу сумманы бүләк иткән хәйрияченең исемен журналистларга әйтмәделәр.

Зур елга авылы мәчетен 1879 елда җирле балта осталары төзегән. Совет чоры вакытында ул бинаны амбар буларак кулланганнар. 90 нчы еллар башында мәчеттә кабат намаз укыла башлый һәм XIX гасыр архитектура һәйкәле булып таныла. Төзекләндерү эшләре 2019 елның ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Төзекләндерү эшләре Кама Тамагы районының Архангельские Кляри авылындагы чиркәүдә дә алып барылачак.

Татарстан территориясендә 18-19 гасырларда агачтан төзелеп хәзер дә сакланган 121 объект бар. Аларның күбесе Казанда урнашкан.

 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading