16+

Балык консервларының файдасы бармы?

Күпләр консервларның эшкәртү узмаган балыкка караганда файдасы азрак дип саный.

Күпләр консервларның эшкәртү узмаган балыкка караганда файдасы азрак дип саный.

Әмма галимнәр, консервацияләү һәм саклауның дөрес технологияләрен үтәгәндә, туклыклы матдәләрнең 90 процентка кадәр үзгәрешсез калуын раслый. Экспертлар ассызыклаганча, балык консервлары туклыклылыгы белән аерылып тора. Аларда җиңел үзләштерелә торган аксым, шулай ук сәламәтлек өчен мөһим витаминнар һәм минераллар бар. Ачык мисал булып, составында D витамины һәм омега-3 май кислоталары булган тәрәч бавыры тора. D витамины сөякләр үсеше өчен кирәкле кальций һәм фосфорны үзләштерүдә ярдәм итә, шулай ук иммун системасын саклый. Омега-3 май кислоталары йөрәк-кан тамырлары системасы сәламәтлегендә мөһим роль уйный, «яхшы» холестерин дәрәҗәсен күтәрә һәм «начар» холестеринны киметә. 

Тикшерүчеләр билгеләп үткәнчә, консервланган тунец спортчылар һәм үз авырлыгын күзәтүчеләр өчен идеаль продукт булып тора, чөнки ул 95 процентка кадәр үзләштерелә аксымны үз эченә ала. Дания галимнәре шулай ук балык консерваларында булган микроэлементларның организмның төп системалары, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары, нерв һәм иммун системалары эшчәнлегендә мөһим роль уйнавын раслаган. В төркеме витаминнары, фосфор, кальций һәм цинк хәтта консервлау процессыннан соң да үзләренең биологик активлыгын саклый.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading