16+

Башкортстан театры гастрольләре вакытында Казан тамашачысы Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаеваны да күрә алачак

10-16 апрельдә Камал исемендәге театрда Башкортстанның Гафури исемендәге театр артистлары гастрольләре уза.

10-16 апрельдә Камал исемендәге театрда Башкортстанның Гафури исемендәге театр артистлары гастрольләре уза.

- Без Камал театрына гас­трольләргә килгәч, туганнарыбыз белән күрешкәндәй булабыз. Ике театр арасында артистлар белән дуслык электән саклана. Репертуардагы сигез спектакльнең икесе балалар өчен сайланган. Арада Фәрит Бикчәнтәев барып сәхнәләштергән «Антигона» спектакле дә бар. Фәрит үз талантын безнең белән дә бүлеште. Нәтиҗәдә кызык кына спектакль туды. Анда 57 кеше катнаша, - ди театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов.

- Миңа бу спектакльне кую кызык булды. Артистлар белән эшләү авыр түгел, чөнки труппа бик әйбәт. Өлкән артистлар да, яшьләр дә әзерлекле, - диде Фәрит Бикчәнтәев.
Ул, 2019 елда узачак «Нәүрүз» фестивален театрларының 100 еллыгы уңаеннан Башкортстанга багышларга кирәк, дигән тәкъдимен дә җиткерде.
Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәре буенча спектакль куярга җыенуын да хәбәр итте Олег әфәнде.

Гафурилылар үзләренең чыгышларын 10 апрельдә «Каһым түрә» спектакле белән башлый.
- Һәркем үзенең тарихын белергә тиеш. Каһым түрә ул - безнең халкыбызның баһадиры. Аның турында халкыбыз җыр, бәетләр чыгарган. Без бу хакта сөйләргә тиеш. Мин анда төп рольдә уйныйм. Спектакльдә шулай ук халыкның яраткан артистлары Гөлли Мөбарәкова, Азамат Гафаров ­­һ. б. уйный, - дип сөйләде Рәзифә Динмөхәммәтова.

Спектакльләрдә тамашачы Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева кебек мәшһүр артистларны да күрә алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading