16+

Батырларча һәлак булган хәрби белән хушлаштылар

Махсус хәрби операция вакытында һәлак булган хәрби белән Әлмәт районында хушлаштылар.

Махсус хәрби операция вакытында һәлак булган хәрби белән Әлмәт районында хушлаштылар.

Бу хакта Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин үзенең вконтакте сәхифәсендә хәбәр итте.

Махсус операция барышында Данияр Газизуллин һәлак булган. 31 июль көнне аны Әлмәт районы Ирекле авылында җирләделәр. Хәрби Җәлилдә яшәгән, 16 мартында үзе теләп Донецк һәм Луганск республикалары территориясендә барган махсус операциягә китә. 20 июль көнне аның хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булуы билгеле була.

Даниярны соңгы юлга озатырга бик күп халык килгән иде, дип яза Сарман район газетасы. Сарман районы, Әлмәт шәһәре, җирлек җитәкчелеге, туганнары, якыннары, авылдашлары, дуслары Даниярның әти-әнисе, гаиләсенең кайгысын уртаклаштылар. Авылның имам-хатыйбы дини йолаларны башкарып, җеназа намазы укыды. Данияр Марс улы, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Сүз уңаеннан, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны http://heroes-tatarstan.ru сайтыннан яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

Батырларча һәлак булган якташыбыз белән хушлаштыларБатырларча һәлак булган якташыбыз белән хушлаштылар

Батырларча һәлак булган якташыбыз белән хушлаштылар

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading