16+

БДИда кайсы фәнне сайларга?

Быел туган тел буенча республика имтиханын 8 укучы тапшырачак. Узган ел аны Балтачның Норма мәктәбеннән бер укучы тапшырган иде.

Быел туган тел буенча республика имтиханын 8 укучы тапшырачак. Узган ел аны Балтачның Норма мәктәбеннән бер укучы тапшырган иде.

Унберенче сыйныф укучыларының фән предметларны сайлау үзенчәлекләренә тукталыйк. Быел рус теле буенча БДИны 14937 чыгарылыш укучысы тапшырачак. Узган ел белән чагыштырганда имтихан тапшыручылар саны 748 кешегә кимегән.

Шул ук вакытта 2022 ел белән чагыштырганда аерым фәннәр буенча БДИда катнашучылар саны арта. Информатика һәм мәгълүмати коммуникацион технологияләр (ИКТ)ны 3289 кеше тапшырачак, быел бу фәнне сайлаучылар 674 укучыга арткан. Җәмгыять белемен 5986 кеше тапшырачак.  68 укучы бу фәнне күбрәк сайлаган.  Тарихны  бирүчеләр 15 укучыга артып, 1664 кеше тапшырачак. Әдәбияттан 819 (12 кешегә арткан) укучы имтихан бирәчәк.  

Башка фәннәр буенча БДИда катнашучылар саны кими бара. Мәсәлән, профильле математиканы 7574 кеше тапшырачак, бу узган ел белән чагыштырганда 140 кешегә кимрәк дигән сүз. Физиканы 2207 (-468) кеше тапшырачак. Химияне  – 1664 (-348), биологияне  – 2587 (-112), географияне 136 (-9) кеше  бирәчәк, инглиз телен – 1955 кеше (-124), немец телен 14 ( -17), француз телен 13(-2) кеше тапшырачак.

Шунысы сөенечле: туган тел буенча республика имтиханын 8 укучы тапшырачак. Узган ел аны бер укучы тапшырган иде. Шунысын да бар, дәүләт йомгаклау аттестациясе чоры башлануга предметлар сайлау аз гына үзгәрергә  дә мөмкин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading