Казанда дизель бәясе төшкән.
Билгеле булганча, аның бәясе ике ай дәвамында күтәрелде һәм, ниһаять, хәзер аның бер литры 52,53 сум тора. АИ-92, АИ-95 ягулыкларының бәясе исә үзгәрешсез кала бирә.
2022 ел башыннан Казанда АИ-92 бензины бәясе – 0,5, АИ-95 бәясе – 0,77, АИ-98 бәясе 1,97 процентка артты. Кайбер белгечләр бензин бәясе төшәчәк дип фаразласа, икенчәләре, киресенчә, җәйгә ягулык бәясе 5 процентка артачак дигән фикердә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар