16+

Бер яшь хатын элеккеге егетеннән барлык шәхси әйберләрен алу өчен судка биргән

Мәскәүдә яшәүче яшь хатын үзенең элеккеге егетеннән бөтен шәхси әйберләрен: кыйбатлы туфлиләрен, күн эчке киемнәрен, пиджакларын, фенын һәм Йоркшир терьеры токымлы этен алу өчен аны судка биргән, дип яза РИА Новости.

Мәскәүдә яшәүче яшь хатын үзенең элеккеге егетеннән бөтен шәхси әйберләрен: кыйбатлы туфлиләрен, күн эчке киемнәрен, пиджакларын, фенын һәм Йоркшир терьеры токымлы этен алу өчен аны судка биргән, дип яза РИА Новости.

Башкалада яшәүче хатын 2023 елның августында Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Анда элеккеге егете "аның милкен законсыз рәвештә алып калган"дип күрсәтелгән. Полициядә җинаять эше кузгатудан баш тартканнар, ул вакытта хатын судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән.
Аның әйтүе буенча, 2010 елда ул бер егет белән танышкан, алар вакыт-вакыт очрашканнар, 2023 елның апреленнән бергә яши һәм уртак хуҗалык алып бара башлаганнар. Әмма, материалларда әйтелгәнчә, 2 ай бергә яшәгәннән соң алар арасында низаг барлыкка килгән.

Хатынның гаризасы буенча, аның егете аңардан йорт ачкычларын тартып алган, ә аның бөтен әйберләре шунда калган. Ахыр чиктә хатын-кыз судка дәгъва биргән. Аның нигезендә, бар киемнәрне: пиджак, күлмәк, өй халатлары, туфлиләрне, джинслар һәм башка бик күп кыйммәтле әйберләрне кире кайтаруны таләп иткән.
хатын-кыз һәр әйберен, киемен санап чыккан һәм судка күрсәткән. 

Материалларга караганда, егет әйберләрне бирергә вәгъдә иткән, ләкин бер шарт белән, аңа түккән акчаны кире кайтарсын гына. 
Бер ел буе барган суд тикшерүләреннән соң Мәскәүнең Басман суды хатын-кызны яклап чыккан һәм аның файдасына карар чыгарган, санап үтелгән милекне һәм этне хуҗабикәгә кайтару турындагы таләпләрне тулысынча канәгатьләндергән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading