16+

«Бердәм Россия» партиясенең мобиль бүлмәләре эшли

Татарстан районнарында «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү пунктлары эшли башлады. Проект партиянең сайлау алдыннан уза торган агитация программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Махсус график буенча, партия активистлары, һәр көнне автобусларга утырып, республика шәһәрләре һәм районнарына чыга. Агитаторлар конкурс аша сайлап алынган. Сайлап алганда өстенлек профессиональ юристларга бирелгән. Агитаторларның бөтен командасы...

Татарстанда яшәүче һәр кеше үзе яши торган җирлеккә килгән мобиль кабул итү пунктына мөрәҗәгать итә, үзен кызыксындырган соравын бирә, теләк-тәкъдимнәрен җиткерә ала. Халыктан кабул итеп алынган мөрәҗәгатьләр депутатлыкка кандидатлар өчен бик мөһим, чөнки шулар нигезендә, алар Дәүләт Думасында депутатлык эшчәнлеген төзи.

Киров һәм Мәскәү районнарында эш­ләүче мобиль кабул итү пункты өч пунктта булырга өлгергән. Әлеге пунктта эшләүче Александр Артемьев сүзләренчә, алар һәр туктаган урыннарында икешәр сәгать эшли.

- Йортларга мобиль кабул итү пунктлары килүе турында игъланнар эленгән. Дүрт кеше эшлибез, агитация материаллары таратабыз. Халык килә, сорауларын бирә. Алдагы еллар тәҗрибәләреннән чыгып әйткәндә, халык белән очрашулар кирәк, аларның проблемаларын, гозерләрен ишетәбез. Сайлау алды кампаниясенең максаты да бит - һәр кешегә барып җитү, - диде ул безгә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading