16+

«Бердәм Россия» һәр сайлаучыга барып җитәчәк»

18 сентябрь көнне узачак Россия Дәүләт Думасына сайлауларга 45 көн калып бара. Сайлау алды кампаниясе бүген җитди этапка күчте.

«Бердәм Россия» һәр сайлаучыга барып җитәчәк»

18 сентябрь көнне узачак Россия Дәүләт Думасына сайлауларга 45 көн калып бара. Сайлау алды кампаниясе бүген җитди этапка күчте.

Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе исемлегендә республика төркемен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Партия федераль исемлегенең Татарстан территориаль төркеменә барлыгы 14 кандидат керде, алты кандидат бермандатлы округлар буенча тәкъдим ителде. «Бердәм Россия»нең республикада рейтингы бик югары. Социологик сораштырулардан күренгәнчә, май ахыры-июнь башында республикада партиянең рейтингы 69дан 75 проценткача булган. Партиянең төбәк сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов сүзләренчә, илдәге катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, республикада социаль программаларның барысы да гамәлгә ашырылып килә. Россия төбәкләре арасында Татарстан икътисади яктан иң тотрыклы төбәк санала.

- Татарстаннан баручы кандидатларның тәҗрибәләре зур, сайлаучылар, аларны яклап, үзләренең тавышын бирер дип ышанабыз, - диде ул матбугат очрашуында.

«Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге Дәү­ләт Думасына кимендә җиде депутатны үткәрергә ниятли.

- Ил парламентында безнең депутатлар күбрәк булырга тиеш, шуның белән республика мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә яклау мөмкинлеге дә артачак, - ди спикер.

Сайлау алды кампаниясе барышында кандидатлар сайлаучылар белән 700ләп очрашу уздырырга уйлый. Очрашуга килүчеләргә теләкләр һәм таләпләр анкетасы таратылачак. Аларның һәрберсе белән танышып, нәтиҗәләр ясалачак. Узган сайлау кампанияләрендә дә шундый алымнар кулланылган, алар үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән.

4 августтан «Көчле Татарстан - бердәм Россия» дигән патриотик эстафетага старт бирелә. Депутатлар, кандидатлар, республика торак пунктларына чыгып, агитация эшләре алып барачак, эшләре буенча хисап тотачак. Мобиль кабул итү пунктлары да эшләр дип көтелә. «Бердәм Россия» партиясенең 1,5 миллион тираж белән үз газетасы да чыгачак.

- Шуның белән без һәр сайлаучыга барып җитәргә телибез, - ди Юрий Камалтынов.

Фото: tatarstan.er.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading