16+

Беренче мобилизацияләнүчеләр өйләренә кайтарылды

Бүгенге иртән Казанга махсус хәрби операция зонасыннан мобилизацияләнүчеләрнең беренче төркеме кайтты, аларга ил Президенты Владимир Путин боерыгы белән ике атналык ял бирелде.

Беренче мобилизацияләнүчеләр өйләренә кайтарылды

Бүгенге иртән Казанга махсус хәрби операция зонасыннан мобилизацияләнүчеләрнең беренче төркеме кайтты, аларга ил Президенты Владимир Путин боерыгы белән ике атналык ял бирелде.

Очрашу Үзәк стадион янындагы парковкада узды, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Татарстаннан мобилизацияләнүчеләр белән бергә республика башкаласына Башкортстан, Марий Эл, Чувашия һәм Удмуртия хәрбиләре дә кайтты.

Районнардан килеп, хәрбиләрне өйләренә кайтарырга тиешле автобуслар иртәдән үк кизү торды. Казаннан мобилизацияләнүчеләрнең туганнары һәм якыннары да биредә иде.

Казанда яшәүче Анна ирен зур түземсезлек белән көткән. Ир-атны хәрби хезмәткә ноябрь башында чакырганнар. Ул ике ай «Казан ЭКСПО»да булган, анда әзерлек узган, шуннан соң махсус хәрби операция зонасына юл тоткан. Хатын-кыз әле ике көн элек кенә Донецкидан кайтуын әйтте, ул анда ире белән күрешкән.

«Хәрбиләргә бер нәрсә генә телибез: бирешмәгез! Без сезнең белән һәм сезне көтәбез!» - диде ул.

Автобуслар стадион янындагы мәйданчыкка кергәч, аларны шунда ук хәрбиләрнең якыннары һәм дуслары әйләндереп алды. Һәркем тизрәк якын кешесен күрергә ашыкты. Хәрбиләр ике атна ял итәчәк, шуннан соң кабат махсус операция зонасына юл тотачак.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте фотосы

Чыганак - "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading