Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз
Синоптиклар фаразына караганда, бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемнәр булмый.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә 15-20 градус җылы булса, көндез эсселек 33 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.
Эссе көннәрдә сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлы булыгыз. Кояш бик кыздырган сәгатьләрдә урамга чыкмаска, күбрәк су эчәргә тырышыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар