Бүген 11,5 мең татарстанлы профиль дәрәҗә математика буенча БДИ тапшыра.
База дәрәҗә математика буенча БДИ 2 июньдә узган иде. Татарстанда аны 10,9 мең кеше сайлаган. Профиль БДИны керү имтиханнарының берсе математика булган белгечлек сайлаучылар бирә. Бүгенге имтихан 19 биремнән һәм ике өлештән тора. Имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итә. БДИ нәтиҗәсе 21 июньнән дә соңга калынмый билгеле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
0
Комментарийлар