16+

Бүген умартачылар көне?

Депутатлар көзге сессиягә "Умартачылык турында" махсус закон проекты тәкъдим итәргә җыеналар.

Депутатлар көзге сессиягә "Умартачылык турында" махсус закон проекты тәкъдим итәргә җыеналар.

14 августны исә рәсми төстә умартачылар көне итмәкчеләр.

Бүген Россиядә 64 һөнәри бәйрәм санала. Ә менә Россия умартачыларының үз бәйрәмнәре юк икән. Умартачыларның үз бәйрәмнәрен булдыру турында КПРФ партиясе лидерлары тәкъдим белән чыккан. Әлеге партия вәкилләре өчен бу тема ят түгел. Әнә КПРФ лидеры Геннадий Зюганов умартачылык белән инде 50 елдан артык шөгыльләнә, ди. Умартачылык турында закон кабул ителсә, аның нигезендә бал кортларын саклау, умартачылык өлкәсендә куркынычсызлык таләпләре, җаваплылык кебек өлкәләргә карата та үзгәрешләр керәчәк. Мәгълүматлар буенча, былтыр Россиядә бал уңышы 102 тоннаны тәшкил иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading