Бүген республикада "Урман утырту көне" акциясе узачак.
Чараның максаты - урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелекнең игътибарын урман ресурсларын арттыруга юнәлтү. Акция барышында 30 мең кеше 350 гектар җиргә 1,5 миллион төп агач утыртачак. Татарстанның урман хуҗалыгы акциягә кушылучыларны утырту материалы белән тәэмин итәргә ышандыра. "Казан-Арена" стадионыннан ерак булмаган җирдә агачларны Татарстан Президенты Аппараты һәм Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре утыртыр дип көтелә.
Урман утырту көне республикада 2011 елдан бирле үткәрелә. Ул елга ике тапкыр - яз һәм көз көннәрендә оештырыла. Анда катнашучыларның саны бер миллионнан артып киткән дияргә була. Җәмгысе 15 миллион төп агач утыртылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар