16+

Бүгеннән метро станцияләре янында прививка ясыйлар

1 июньнән Казанда яшәүчеләрне метрога керү юлында коронавирустан вакцинацияли башлыйлар.

1 июньнән Казанда яшәүчеләрне метрога керү юлында коронавирустан вакцинацияли башлыйлар.

Станция янында мобиль бригадалар кизү торачак, дип яза Казан мэриясе.

Прививканы 07:30 сәгатьтән 18:30 сәгатькә кадәр 9 метро станциясе янында ясатып була: «Авиатөзелеш», «Төньяк вокзал», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Габдулла Тукай мәйданы», «Сукно бистәсе», «Горки», «Җиңү проспекты» һәм «Дубравная». Медикларның мобиль бригадалары метрополитенның ике станциясе – «Әмәт» һәм «Кремль» янында гына булмаячак.

Привика ясатырга теләүчеләргә үзләре белән паспорт һәм СНИЛС булуын сорыйлар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Шунысын да искәртик, Россия Президенты Владимир Путин коронавирустан вакцина ясату мәҗбүри булмаячак, ләкин ясатырга кирәк дип белдергән иде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading