16+

Билалетдинов “Ак Барс” белән контрактын 1 елга озайтты

Баш тренер белән яңа килешү 2023/24 еллар сезоны ахырына кадәр исәпләнгән. Тренерлар Юрий Бабенко белән Александр Бойков шулай ук штабта кала.

Баш тренер белән яңа килешү 2023/24 еллар сезоны ахырына кадәр исәпләнгән. Тренерлар Юрий Бабенко белән Александр Бойков шулай ук штабта кала.

Сергей Абрамов һәм Александр Агопеев капкачылар белән эшләүләрен дәвам итә.

Гагарин кубогын ике мәртәбә яулаган Брэндон Бови физик әзерлек буенча тренер була. “Ак Барс”та ул 2016-2018 елларда эшләде. Зиннәтулла Билалетдинов “Ак Барс”ка баш тренер булып 2022 елның ахырында кайткан иде, команданы Гагарин кубогының финалына чыгаруга иреште, казанлылар ЦСКАдан гына калышты (3-4).

Зиннәтулла Билалетдинов җитәкчелегендә клуб Суперлига (2006 ел) чемпионы булды, Гагарин кубогын (2009, 2010 һәм 2018 еллар), Европа чемпионнары кубогын (25007ел) һәм Континенталь кубогын (2008ел) яулады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading