16+

Бишенче класс укучысы өченче класс укучысын кыйнаган. Укытучының күз алдында!

Түбән Каманың 31нче номерлы мәктәбендә бишенче сыйныф укучысы өченче классты укучы кызны коридорда кыйнаган.

Түбән Каманың 31нче номерлы мәктәбендә бишенче сыйныф укучысы өченче классты укучы кызны коридорда кыйнаган.

Ул аның башына суга, тибә, хәтта буа да. Кызның әнисе Регина Мөһәммәтшина социаль челтәрдәге үзенең сәхифәсендә болай дип язган. 

– 24 сентябрь көнне якынча 11.45 сәгатьтә 31нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә өченче сыйныфта укучы кызымны бишенче сыйныф укучысы кыйнаган. Видеодан күренгәнчә, малай башта куллары белән кызымның башына суга, аннары аны чәченнән өстери, аяклары белән буа, ә аннары торып баса һәм аяклары белән аның башына тибә. Болар барысы да педагогның күз алдында була, ул минем кызыма бернинди ярдәм күрсәтми. Балага медицина ярдәме күрсәтелмәде, миңа шалтыраттылар да, аны ялгызы гына өйгә кайтарып җибәрделәр. Хәзер бала баш мие селкенү белән стационарда дәвалана. Полициягә гариза язылган! Әлеге хәлне контрольгә алуыгызны, уку йортын, педагогик составны, кызымны кыйнаган малайны, аның гаиләсен тикшерүегезне сорыйм, гаеплеләрнең барысы да җәза алсын иде, - дип ачынып язган әни кеше. 

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец Түбән Камада булган әлеге коточкыч хәл турында хәбәрдар. Аның сүзләренчә, һөҗүм иткән баланы җәзасыз калдырырга ярамый. Балага балигъ булмаганнарны вакытлыча тоту үзәге яный, әгәр бу судка кадәр барып җитсә.

"Күргәннәрдән шок хәленә килдем. Бөтен ачу белән кызны типкәләп кыйнаган малайның психологик һәм психик халәте өчен җитди курку уята. Бу малай белән алга таба нәрсә булачагы куркыныч. Биредә малайның гаиләсенә сораулар күп, ни өчен бала шулкадәр рәхимсез һәм агрессив», - дип ассызыклады Татарстанның балалар омбудсмены.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading