16+

Биш көн элек югалган балыкчы исән килеш табылган

Татарстанда биш көн эзләгән 23 яшьлек балыкчыны исән килеш тапканнар

Татарстанда биш көн эзләгән 23 яшьлек балыкчыны исән килеш тапканнар

Эзләү эшләре 20 июньнән бирле барган.

Татарстанда биш көн элек Чаллы янында югалган 23 яшьлек ир-ат тере килеш табылган. Бу хакта «Лиза Алерт» хәбәр итә.

Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, 20 июньдә Азат Солтанов Мамадыш ягына балык тотарга киткән, 15.00 сәгатьтә туганнарына ул өйгә кайтырга җыенуы турында әйтә. Әмма өенә кайтмый. 

Аның машинасын Чаллы шәһәре янында тапканнар, машинаның ишеге каерылган була. Югалган ирне 5 тәүлек буе волонтерлар һәм коткаручылар эзләгән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading