16+

Блогер кызның мәетен чемоданга салып калдырган егет хөкем ителде

Интимнан соң, кыз аны кимсетә, кофе эчертүдән дә баш тарта.

Интимнан соң, кыз аны кимсетә, кофе эчертүдән дә баш тарта.

Башкортстанда туган Максим Гареевны тугыз елга каты режимлы колониягә хөкем иттеләр. 33 яшьлек ир-ат Мәскәүдә 24 яшьлек блогер һәм модель Екатерина Семочкинаны үтерүдә гаепле дип табылды. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Максим белән Катя ике ел чамасы элек интим хезмәтләр сайтында таныша. Кыз үлгәннән соң гына аның туганнары мәрхүмәнең чынбарлыкта ни белән шөгыльләнгәнен белә. Кыз матур тормыш, чит илләргә сәяхәт, кыйммәтле кием алу өчен акча үзенчәлекле юл белән эшли.

Максим Катя янына 2019 елның июлендә килә. Ир-ат сүзләренчә, интимнан соң, кыз аны кимсетә, кофе эчертүдән дә баш тарта. Менә шуннан соң егетнең ачуы чыга. Ул бик озаклап кызны буа. Аннары мәетне чемоданга салып куя. Бу чемоданны Катя Амстердамга китәр өчен әзерләп куйган. Ул туган көненә китәргә җыенган була.

Җинаять кылып, ике көн узгач, Максим бу фатирга кире әйләнеп кайта. Ул мәет салынган чемоданны алып китмәкче була. Чемоданны Мәскәүнең башка районына илтеп ташлап, полициядән качу юлын әзерли. Тик аннары бу уеннан кире кайта, чемоданны алып чыкмый.

Соңрак тикшерү эксперименты вакытында Максим Гареев яшь кызны ничек үтергәнен җентекләп сөйләп бирә. Аны тугыз елга ирегеннән мәхрүм иттеләр, шулай ук мәрхүмәнең туганнарына мораль зыян китергән өчен 2,5 миллион сум түләргә тиеш була. диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: intertat.tatar

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading