Болгар ислам академиясенең беренче бинасы киләсе елга ачыла, дип яза «Татар-информ». «Россия-24» телеканалындагы интервьюсында Россия мөфтиләр берлеге рәисе, Россия мөселманнарының диния нәзарәте шәехе Равил Гайнетдин шулай дип белдергән.
Скопировать ссылку

Академия Россия мөселманнары диния нәзарәте, Россия һәм Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Үзәк идарәсе тарафыннан оештырыла. Аны ачуның төп максаты - үз җиребездә ислам дини мәктәбен булдыру. Болгар академиясендә дин галимнәре эшләячәк, фән-мәгариф үзәге булачак. Татар һәм динара мөнәсәбәтләр диалогы булдыру үзәген төзү, бөтенроссия ислам китапханәсен булдыру күздә тотыла.
- Болгар ислам академиясенең беренче бинасы киләсе елга ачылыр дип өметләнәбез. Аннан ел дәвамында башка биналарын да төзеп бетерүне планлаштырабыз, - ди Равил Гайнетдин. Аның сүзләренчә, Россия мөселманнары диния нәзарәте «ислам белемен бирүгә бик зур әһәмият бирә».
Комплексның база элементлары булып, Болгар дин галимнәре берлеге, фән-мәгариф үзәге, ислам китапханәсе, эксперт советы һәм башка әһәмиятле тармаклар торачак. Академиядә укыту өчен дөньякүләм дин белгечләре һәм әйдәп баручы галимнәр чакыру күздә тотыла. Югары дини мәгариф оешмасы булдыру идеясен Россия Президенты хуплаган.
Комментарийлар