16+

Бозлы яңгыр гел булмас, ләкин әзер булу зарур

Казанда узган атна ахырындагы бозлы яңгыр җир өслеген көзге кебек итте.

Казанда узган атна ахырындагы бозлы яңгыр җир өслеген көзге кебек итте.

Кичә «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин шушы хәлләргә кабат әйләнеп кайтты һәм моны аномаль күренеш, дип бәяләде.

- Бу аномаль күренеш, - диде ул, - кыш әле ныклап килеп җитәргә өлгермәде, шулай да без инде кышкы һава торышының холкын тулысы белән тоярга өлгердек. Бозлы яңгыр, боз элпәсе, температураның кинәт плюстан минуска төшүе һәм, киресенчә, кинәт күтәрелүе, кышкы салкынлык - һәммәсе дә күзәтелде.

Казан аэропорты вакытлыча ябылды, электр транспорты эшендә өзеклекләр булды. Электр челтәрендә зур аварияләр чыкмады.

Мэр вакыйгаларны бәян иткәндә, Мәскәү тирәсендә, Калуга һәм башка шәһәрләрдә хәлләрнең шактый авыррак булганлыгын искәртте.
Коммуналь хезмәтләргә, предприятиеләргә һәм районнар хакимиятләренә тәнкыйть сүзләре күп эләккән әлеге көннәрдә.

- Әзерлексезлекне һәм табигать стихиясен аерып карарга кирәк. Стихиягә алдан махсус әзерлектә торып булмый, аны әзерлек белән каршы алып кына була, - дип, фикерләрен дәвам итте мэр Илсур Метшин, - коммуналь хезмәтләр кичтән үк эшкә тотынды, 11 ноябрьдә юлларга һәм тротуарларга бер мең тоннадан артык реагент сиптерелде. Казанда күпфатирлы 5200 йорт исәпләнә, һәр ишегалдына җыештыручы куеп булмый.

Мэр Илсур Метшин казанлыларга теләк-киңәшләрен дә җиткерде.
- Кыш әле башлана гына. Казанлылар һава торышы начарланган чакларда шәхси автомобильләрендә юлга кузгалмасыннар, җәмәгать транспортыннан файдалансыннар иде, - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтүенчә, Казанда кышкы чор башыннан 45 миллиметр, 10-11 ноябрьләрдә 12 миллиметр явым-төшем теркәлгән. Бозлавыкны бетерү максатында, 10-13 ноябрьләрдә юлларга һәм тротуарларга 3700 тонна катнашма сиптерелгән, бу гадәти көннәрдәгедән күпкә артыграк. Казанда юлларны һәм тротуарларны чагыштырмача тотрыклы хәлгә китерүгә ирешелде.

Узган атнада җәмәгать урыннарыннан ашыгыч медицина ярдәменә 1185 чакыру кергән. Бозлавык булу сәбәпле, имгәнеп, табибларга мөрәҗәгать итү гадәттәгедән шактый күп теркәлгән, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading