16+

БПЛА һөҗүме сәбәпле, Казан янында газ цистернасына ут капкан

Бүген иртән 5.20 сәгатьтә пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) һөҗүме нәтиҗәсендә Казан янында газ цистернасында янгын чыккан.

Бүген иртән 5.20 сәгатьтә пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) һөҗүме нәтиҗәсендә Казан янында газ цистернасында янгын чыккан.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул оператив мәгълүмат алганнан соң, урынга барды. Гадәттән тыш хәл вакытында зыян күрүче кешеләр юк. Урынга оператив килгән экстрен хезмәтләр гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерде, дип яза «Татар-информ». Һөҗүм нәтиҗәсендә «Казаньоргсинтез» заводына зыян килмәгән. «Дрон Казанның сәнәгать предприятиеләренең берсенә һөҗүм итте, дигән мәгълүмат – дөреслеккә туры килми», дип ассызыклыйлар Татарстан Рәисе матбугат хезмәтендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading