16+

Буа районында ике күперне су баскан

Татарстанда 11 мартта язгы ташу аркасында Буа районы территориясендәге Зөя елгасы буенда урнашкан түбән куелган ике күперне су баса.

Буа районында ике күперне су баскан

Татарстанда 11 мартта язгы ташу аркасында Буа районы территориясендәге Зөя елгасы буенда урнашкан түбән куелган ике күперне су баса.

 Сүз Кият авылы янындагы сулыкта - 30 сантиметр, Черки Кильдураз авыл җирлеге янында 54 сантиметр биеклектә су күтәрелүе турында бара. Күперләр аша машина белән хәзер үтеп булмый.

- Авыл халкы .үген башка урама юллар аша йөри, - дип хәбәр иттеләр Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Зөядә генә түгел, Улема, Карл, Көбнә, Актай, Шошма, Мишә һәм Сон елгаларында да су биеклегенең чиктән тыш күтәрелүе күзәтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading