16+

Быел алма белән җиләксез калабыз

Алма бакчалары чәчәк аткан чорда кыраулар булды. Уңышның күпмегә кимиячәгенә хәзер бәя биреп булмый. Бу көз көне күренәчәк, ди белгечләр.

Алма бакчалары чәчәк аткан чорда кыраулар булды. Уңышның күпмегә кимиячәгенә хәзер бәя биреп булмый. Бу көз көне күренәчәк, ди белгечләр.

Үзәк Россиядә алма уңышының 70 проценты, ә җиләк уңышының 90 процентын кырау сугып юк иткән.  Аграрийлар хафада, быел каен җиләгенә бәяләр 100 процентка артырга һәм килограммы 6 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин дип саныйлар. 

"Россиянең бөтен үзәк зонасы алмасыз булачак. Алманың 50%, ә кайбер урыннарда хәтте 70% уңыш юк ителгән. Бәлки, Тулада гына булыр, Төньяк зоналарда тагын нәрсәдер калыр. Краснодар уңышсызлыкка очрамас дип өметләнәбез», — дип белдергән Россиянең җиләк-җимеш һәм үсентеләр җитештерүчеләр ассоциациясе президенты Игорь Муханин. Игорь Муханин.

Mash электрон басмасы мәгълүматлары буенча, шулай ук Брянск, Курск, Липецк һәм Ростов өлкәләрендә җир җиләгенең бөтен уңышын диярлек кырау юк иткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading