16+

Быел Мәскәүдә Федераль Сабан туе узмаячак.

Бәйрәмгә әзерлек 2019 ел ахырында ук башланды

Быел Мәскәүдә Федераль Сабан туе узмаячак.

Бәйрәмгә әзерлек 2019 ел ахырында ук башланды

Быел Мәскәүдә Федераль Сабан туе узмаячак. Бу хакта «Татар-информ»га Түбән Кама районы советы аппараты җитәкчесе Артур Сафин әйткән. Түбән Кама — бәйрәмне оештыручыларның берсе булып тора.

«Федераль Сабантуй 4 июльгә планлаштырылган иде, ә чикләүләр бәйрәм уздырырлык дәрәҗәдә бетерелмәде. Мәскәү һәм Татарстан тарафыннан Федераль Сабантуйны үткәрү максатчан түгел дип килешенде. Быел федераль Сабантуй булмаячак», — диде Артур Сафин.

Түбән Кама, гадәттәгечә, Татарстаннан федераль Сабантуйны оештыручы иде. Бәйрәмгә әзерлек 2019 ел ахырында ук башланды, әмма коронавирус аркасында кертелгән чикләүләр, икътисади шартлар, репетицияләр үткәрү мөмкинлеге булмау һәм башка сәбәпләр бәйрәмне үткәрергә комачаулады. Федераль Сабантуйны оештыручылар онлайн-чара оештырырга планлаштыра, әмма аны әзерләүдә Татарстан катнашмый.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading