16+

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Контракт төзүчеләр өстәмә 200 мең сум ала»

Чаллыда контракт хезмәтенә сайлап алу өчен ике пункт эшли. Комсомол һәм Үзәк районнарда. Барлык документлар да урында рәсмиләштерелә.

Чаллыда контракт хезмәтенә сайлап алу өчен ике пункт эшли. Комсомол һәм Үзәк районнарда. Барлык документлар да урында рәсмиләштерелә.

Чаллы мэры хәрбиләрнең балалары өчен кайбер ташламаларның гамәлдә булуын искәртте. Алар мәктәпләрдә бушлай ашый. Әтиләре МХОда катнашкан нарасыйларының балалар бакчаларына йөрүләре өчен түләүләр алынмый.

Шулай ук Мәһдиев яңа туган балаларның шәхсән үзе бала тудыру йортыннан каршы алуы турында да сөйләде. Һәр яшь әни акчалата 100 мең сум бүләк алган.

Наил Мәһдиев шулай ук Лисичанск халкын көн саен кайнар ризык белән тукландыруны дәвам итүче волонтерлар турында да телгә алды. 

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Гатин җитәкчелегендәге активистлар командасы Лисичанскига махсус операция башлангач ук китте һәм әле дә шәһәр халкын кайнар ризык белән тәэмин итә. Шундый төр 10 пункт булдырылган. 

Шул вакыт эчендә Лисичанск өчен волонтерлар 2 млн порция әзерләгән. 350 тоннадан артык продукция җибәрелгән. 

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Безнең телеграм-каналга кушылыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading