Якшәмбе көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Кама ярыммарафоны" узды. Биредә 1, 4, 10, 21 чакрым араны 2 мең 783 кеше йөгереп узды.
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашучыларга җиңел старт теләде.
- Чаллы спорт сөючән шәһәрләрнең берсе. Бездә халыкның 38 проценты даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән спорт объектлары торгызыла, «Төзүче» стадионында капиталь ремонт бара. «Гренада» паркында быел яңа бассейн ачылачак, - диде Наил Мәһдиев.
Спорт бәйрәменең кадерле кунаклары буларак марафонда Россиянең атказанган спорт остасы, су полосы буенча ике тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Ирек Зиннуров, җиңел атлетика буенча Европа чемпионатында ике тапкыр җиңү яулаган Ирина Пермитина, танылган велоярышчы Ильнур Закарин һәм башкалар катнашты. Ирек Зиннуров суны йөгерү дистанциясенә җиңел алыштырган.
- Марафонны чабып килүем белән чиксез шатмын. Аяклар бераз авырта, ләкин барысы да шәп булды. Бүгенге ял көнем бушка үтмәде. Ярыммарафон шәһәр көненә багышланган. Биредә сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча бик күп төрле программалар, проектлар эшләп килә. Бу марафонны иң көчле Татарстан командасына һәм республика халкына багышлыйм. Безнең спортчыларга Роидагы олимпиадада уңышлар телим, - диде 4,2 чакрым араны йөгереп килгән Ирек Зиннуров.
Шундый ук дистанцияне халыкара класслы спорт остасы, "Яр Чаллы" спорт мәктәбе директоры Мөхәммәтхәмәт Нәҗипов та үтте.
- Мондый чараларда күптәннән катнашкан юк иде. Олимпиадада катнашучы спортчыларыбыз хакына йөгерергә булдым. Мин алар өчен бик борчылам, Бразилиядә лаеклы чыгыш ясасыннар дип җан атып торам. Без - бердәм команда, медальсез калмабыз! 13 август физкультурачылар көне, сәламәт яшәү рәвешен алып баручы бөтен кешене якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм, - диде ул.
Һәр катнашучы индивидуаль номеры һәм чибы булган тамга белән йөгерде. Йөгереп килгәч аның аша Tatar.run сайтында финишка килгән фотоңны һәм йөгерү нәтиҗәләрен карап була. Диситанциядә волонтерлар спортчыларны җиләк-җимеш һәм су белән тәэмин итте.
21 август көнне "Әлмәт марафоны", ә 2 октябрь көнне "Казан марафоны" булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар