Үзең ясаган чәчәклекне фоторәсемгә төшереп www.flowers.kzn.ru сайтына заявка белән бергә җибәрергә кирәк. Конкурсның кайсы номинациясендә катнашуыңны тамгалау зарур. Җиңүчеләр интернет-тавыш бирү нигезендә көз көне билгеле булачак. "Иң яхшы чәчәкле кадр" номинациясендә фотографлар да үз осталыкларын күрсәтә ала. Беренче урыннарны яулаучыларны бүләкләр көтә.
- Мэр Илсур Метшин башлангычында "Чәчәк атучы Казан" проекты ике ел элек старт алган иде,-дип, искәртте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев,-узган елгы бәйгедә ике меңгә якын юридик һәм физик зат катнашты. Шәһәр буенча чәчәклекләр 71 мең квадрат метрны тәшкил итте, болардан тыш, баганаларга һәм диварларга чәчәкләр утыртылган унбер мең кашпо эленде.
"Чәчәк фестивале-2016" конкурсына җибәрелгән фоторәсемнәр "Әкият" курчак театры каршындагы сквер аллеясенә куела.
- Биредә ландшафт дизайны һәм экология темасына лекцияләр булачак, осталар дәресләр үткәрәчәк. Болар барысы да бушлай, - диде Игорь Куляжев.
"Әкият" курчак театры каршындагы скверда ял итеп йөргән чакларда анда оештырылачак чаралар программасына күз ташлап китү мәслихәт. Казанда кайбер осталар инде әллә нинди экзотик агачлар һәм чәчәкләр үстерә башлаганнар. Лекция-дәресләрдә алар белән очрашу мөмкинлеге бар.
“Чәчәк фестивале" башланды
Бүгеннән Казанда предприятиеләр, оешмалар һәм казанлылар арасында "Чәчәк фестивале-2016" конкурсы башланды.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Казанда курьерлар өчен яңа кагыйдәләр кертәләр
-
#Язмалар
Төнге икедә юлга кузгалалар, иртәнге алтыда елмаеп сәхнәгә чыгалар
-
#Кыскача яңалыклар
Россиядә банкротка чыгучылар саны кискен арткан: бер елда 560 меңнән артык кеше бурычларын түли алмаган
-
#Җәмгыять
Рөстәм Гафаров: «Аңламаучыларга штраф белән җавап бирергә туры киләчәк»
-
#Кыскача яңалыклар
Студентлар, игътибар! Стипендияләр 4 процентка артачак: кайчаннан һәм кемнәргә?
loading
Комментарийлар