16+

Чәчкә: "Ике ел буе иремә "улым" диеп дәшеп йөрдем"

Танылган җырчы Чәчкә социаль челтәрдә ире Ирек Гибадуллин турында язма урнаштырган.

Чәчкә: "Ике ел буе иремә "улым" диеп дәшеп йөрдем"

Танылган җырчы Чәчкә социаль челтәрдә ире Ирек Гибадуллин турында язма урнаштырган.

"Тормыш иптәшем Иректән сорыйм: "Син миңа гашыйк булганыңны кайчан аңладың?" - дим.

Без 2011 елда танышып, дуслашып, соңрак бергә концерт, мәҗлесләрдә бергә эшли башладык. 2 елдан гына өйләнештек, ничек өйләнешкәнне сизми дә калдым мин, бик тиз булды ул, хәтта күп дус-туганнарыбыз өчен шок булганын хәтерлим.

"Беренче күрүдән үк ошаттым", - диеп әйтмәсенме Ирек. Шаккаттым. Мин бит 2 ел буе аңа "улым" диеп дәшеп йөрдем. (Яшь аермасы 7 ел булгач, энекәшем кебек якын итә идем). Ул яратып йөргән...

Вот яңалык булды бу! Бик приятный яңалык бу минем өчен! 10 ел бергә яшибез. Көн дә бер-беребезгә гашыйк булып яшәргә язсын безгә дә, яраткан тамашачыларыбыз, подписчикларыбызга да!" - дип язган Чәчкә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading