16+

Чегән хатынының “дәвасы” 80 меңгә төшкән

Малмыждан Арчага килгән чегән хатыны шактый өлкәннәрне төп башына утырта. Сентябрь аенда ул Арчадагы бер фатирга керә, дәвалау осталыгы барлыгы турында белдерә, беркатлы ханым, аның сүзенә ышанып, "дәваланырга" була.

Чегән стакан белән су алырга, шуның өстенә акча куярга кирәклеге турында әйтә. Моңарчы аның "дәвалау осталыгы" турында кемнәрдер аша хәбәрдар булган ханым ышанып 20000 сум акчаны сулы стакан өстенә китереп куя. Әмма чегән моның белән генә канәгатьләнми, бөтен авыруларын да чыгарып бетерү өчен бу акча гына җитмәве турында әйтә. "Дәвалаучы" яңадан 60000 сум өсти.

Чегән хатыны ул акчаларны яулыкка төреп гәүдәңә бәйләп куйдым дип авыруны тәмам ышандыра. Үзе шул 80000 сум акчаны алып юкка чыга.

Ә Россия эчке эшләр министрлыгының Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре алдау юлы белән акча урлаган мошенник хатынның эзенә бик тиз төшәләр. Аңа хәзер суд каршында җавап бирергә туры киләчәк, дип яза "Арча хәбәрләре".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading