Чиләбедә биш кеше сыер көтүен урлаган
31 июля 2016,
08:07
Уку өчен 2 минут
828
0
0
Маллар иясенә кайтарылган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
Маллар иясенә кайтарылган
Чиләбе өлкәсенең Красноармейский районында көтүдән 9 сыер урлаганнар. Бу хакта өлкәнең "Первый областной" каналы хәбәр итә.
28 июль көнне биш кеше сыер урларга дигән нияткә киләләр. Караңгы төшкәч, алар Петровский бистәсе янындагы болыннан тугыз сыерны куып алып китәләр. Сыерларның хуҗасы - 31 яшьлек эшмәкәр полициягә хәбәр иткәч, җинаятьчеләр тоткарлана. Маллар иясенә кайтарыла. Урлаучыларның өч туган һәм аларның ике танышы булуы ачыклана. Хокук бозучыларның иң яшенә - 30, иң өлкәненә - 59 тулган. Аларның күбесе инде хөкем ителгән булган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чиләбе өлкәсе буенча Дәүләт идарәсендә урланган малларның бәясе 700 мең сумга бәяләнүен әйткәннәр. Җинаять эше кузгатылган. Сыер урлаучыларга 1 миллион сумга кадәр штраф һәм 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный, дип яза "Татар-информ".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Реакция язылган инде
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
loading
Комментарийлар