16+

Читлек янында селфи ясаган кызга арыслан ташланган

Хәзер баланың тормышы өчен табиблар көрәшә.

Хәзер баланың тормышы өчен табиблар көрәшә.

Краснодар краендагы бер базага ял итәргә килгән гаилә өчен 16 июль чак кына фаҗига белән тәмамланмый кала. 13 яшьлек кыз Серпухов шәһәреннән Кубаньга әбисенә кунакка кайткан.

Ял көннәрен өйдә утырмас өчен гаилә күрше Успенский районындагы ял базасына киткән. Биредә аларга уңайлы номерлар, ясалма күл һәм хәтта үз зоопаркларын да тәкьдим иткәннәр. 

13 яшьлек кыз селфи ясар өчен арысланнар читлегенә аркасы белән килеп баса, ләкин шул вакытта аңа хайван ташланган.
— Ул хәтта читлеккә кулын тыккан да кебек тоелды миңа. Читлеккә бик якын килде, - ди гаиләсе белән базада ял итүче Ольга. - Ә арыслан аңа арттан ташланды.

Шаһитлар сүзләренчә, читлек янында бернинди киртәләр дә булмаган. Шуңа күрә кыз хайванга якын килә алган.
- Баланың уң иңсәсе һәм кулы җәрәхәтләнгән, - дигәннәр "КП"басмасына Россия Эчке эшләр министрлыгының Краснодар крае буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Хәзер кыз Армавир балалар хастаханәсендә. Табиблар сүзләренчә, баланың гомеренә берни дә янамый. Полиция хезмәткәрләре инде кызга ана арслан һөҗүме факты буенча тикшерү башлаган.

- Күптән түгел шушы базада булдык. Без бала белән эчкә үтеп кердек, һәм ана арыслан ташлана язды. Бәхеткә, читлектән ераграк бара идек. Алар аны ашатмыйлар кебек тоелды, - дип сөйләгән "КП" газетасына Марина исемле хатын.
 Краснодар крае прокуратурасы кыргый хайваннарның ял базасында законсыз асралуын ачыклаган.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading