16+

Чын балны кемнән алырга?

Роскачество кибетләрдә сатыла торган балның 20 процентын гына табигый дип тапкан.

Роскачество кибетләрдә сатыла торган балның 20 процентын гына табигый дип тапкан.

Калганы – фальсификат. Белгечләр 21 сәүдә маркасы продукциясен тикшергән.

Фальсификациянең иң киң таралган ысулы – балга шикәр кушу. Аны йә балның үзенә кушалар, йә бал кортларына ашаталар. 21 сәүдә маркасында нәкъ менә шул фактор ачыкланган. Фальсификациянең тагын бер билгесе – балның өлгергәнлеге турында сөйли торган пролин – аминокислоталарның күләме туры килмәү. Әгәр бал өлгермәгән яки җылытылган булса, пролин аз була. Төрле бал өчен пролин нормасы төрлечә. Әмма алты сәүдә маркасы продукциясендә ул табигый балга хас күләмдә булмаган.

Балны арзанлысына алыштыру – шулай ук фальсификациянең киң таралган ысулы. Мәсәлән, банкада кыйммәтрәк йөргән карабодай балы дип языла, ә чынлыкта ул арзанлы көнбагыш балы булып чыга. Роскачество мондый фальсификация ысулын 11 сәүдә маркасы продукциясендә тапкан. Ә дүрт сәүдә маркасы балында гидроксиметилфурол (җылытканда барлыкка килә торган агулы матдә) техник регламент нормаларыннан артып киткән күләмдә табылган. Бу балны эретү технологиясен яки аны саклау шартлары бозылу турында сөйли, дип аңлаталар Роскачествода.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading