16+

Дәүләт Думасына РФ гражданинының 14 яшьтән ант бирү бурычы турындагы проектны керттеләр

БДБ мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Дәүләт Думасы комитеты рәисе Леонид Калашников җитәкчелегендә парламентка закон проектын тапшырдылар.

БДБ мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Дәүләт Думасы комитеты рәисе Леонид Калашников җитәкчелегендә парламентка закон проектын тапшырдылар.

Аның нигезендә 14 яшьтән Россия Федерациясе гражданины антын бирү бурычын кертергә тәкъдим ителә. Бу документ Дәүләт Думасы мәгълүмат базасында урнаштырылган.

Закон проектында күрсәтелгәнчә, әлеге тәкъдимнең максаты патриотик рухны ныгыту һәм Россия Федерациясе Конституциясен һәм законнарын үтәү буенча йөкләмәләрне аңлы рәвештә кабул итүдән гыйбарәт. Гражданнар ант бирергә тиешле яшьне 18 яшьтән 14 яшькә кадәр үзгәртергә тәкъдим ителә.

Кертелгән үзгәрешләр «Россия Федерациясе гражданлыгы турында»гы Законга кагыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading