16+

Дәүләт Думасында ана капиталын фатир бәясенә якынайтырга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Ана капиталы суммасы илдәге күчемсез милекнең реаль бәясенә туры килми дип саный.

Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Ана капиталы суммасы илдәге күчемсез милекнең реаль бәясенә туры килми дип саный.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Андрей Алехин фикеренчә, ана капиталы суммасы илдәге күчемсез милекнең реаль бәясенә туры килми. Шуңа бәйле рәвештә депутат ана капиталын торак бәясенә якынайту өчен индексацияләргә тәкъдим итте.

Алехин билгеләп үткәнчә, башта дәүләт ярдәме программасы гаиләләргә торак сатып алу мөмкинлеген күздә тоткан. Әмма күчемсез милек бәяләре шактый артты.

"Бүген бу акчага торак сатып алу кыенлаша, шуңа күрә, минемчә, бу мәсьәләдә гаиләләргә ярдәм итү өчен ана капиталы суммасын арттырырга кирәк", - дип билгеләп үткән Алехин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading