16+

Депутатлар халык белән очраша

"Көчле Татарстан! Көчле Россия!" гомумроссия патриотик эстафетасы катнашучылары узган атнада Түбән Кама халкы белән очрашты. "Бердәм Россия" логотибы эленгән автобуста Дәүләт советына депутатлыкка кандидатлар, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, шәһәрнең җитимагый оешмасы активистлары, оешма җитәкчеләре килгән иде. Чараны Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Хәйруллин ачып җибәрде.

Депутатлар халык белән очраша

"Көчле Татарстан! Көчле Россия!" гомумроссия патриотик эстафетасы катнашучылары узган атнада Түбән Кама халкы белән очрашты. "Бердәм Россия" логотибы эленгән автобуста Дәүләт советына депутатлыкка кандидатлар, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, шәһәрнең җитимагый оешмасы активистлары, оешма җитәкчеләре килгән иде. Чараны Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Хәйруллин ачып җибәрде.

Бүген биредә Түбән Кама шәһәре елдан-ел чәчәк атсын өчен тырышучы фикердәшләр җыелды. Соңгы вакытта безнең республика зур адымнар белән алга бара, бүген инде бик күп мөһим өлкәләрдә иң яхшы күрсәткечләр бирә. Түбән Кама - социаль-икътисади үсеш лидерларының берсе. Бу сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә, кадерле түбәнкамалылар, - диде Айдар Метшин. Шәһәр мэры 50 еллык юбилейга булдырылачак проектлар белән дә таныштырды. Юбилейга «СемьЯ» дигән гаилә паркы эшли башлаячак, яр буе булдырылачак, ишек аллары төзекләндереләчәк.

Татарстанның алга китүендә Түбән Кама керткән өлеш - Дәүләт советы депутатлары, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Айрат Хәйрулин, Марат Бариев, "Бердәм Россия" депутатлар фракциясе җитәкчесе урынбасары Рәфис Борхановта да чагыла әле. Алар башкарган эшләре буенча хисап тотты, алга таба шәһәр халкына нинди өлкәдә булышлык күрсәтәчәкләрен сөйләде.

Түбәнкамалылар үзләрен кызыксындырган сорауларына да җавап алды. Шәһәр халкы яңа микрорайонда 44 һәм 45нче мәктәп төзелү турында сорады. Микрорайонның күп өлеше яшь гаиләләр өчен социаль ипотекага төзелгән йортлардан тора. Шуңа да биредә мәктәп булу бик кирәк.

Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр Айрат Хәйруллинга Яшьлек урамында урнашкан мәдәни үзәк төзелешендә булышлык күрсәтүен сорап мөрәҗәгать итте. Халык Тынычлык проспектыннан алып Көньяк урамына кадәр яңа трамвай линиясе дә көтә. Шәһәр мэры трамвай юларының проекты бу көннәрдә тәмамланырга тиеш, диде.

Һичшиксез, мондый мөһим, зур финанс ярдәме сорала торган эшләрдә без федераль һәм республика структуралары ярдәменә мохтаҗ. Түбәнкамалылар исеменнән, Айрат Нәҗипович, Марат Мансурович, бу мөһим сорауларны чишергә ярдәм күрсәтүегезне сорыйм, - диде Айдар Хәйруллин.

Шәһәр халкының моң-зарын эш планнарына теркәп, делегатлар Республиканың башка авыл, район, шәһәрләренә юл тоты. Алар шулай бөтен Татарстанны иңеннән-буена йөреп чыгачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading