16+

Депутатлар шушы көннәрдә игълан ителгән хәрби җыеннарның максатын аңлатты

Хәрби җыеннарны "квалификация күтәрү" дип санарга кирәк. Дәүләт Думасының оборона комитеты әгъзалары Виктор Соболев белән Евгений Лебедев шундый аңлатма бирә.

Хәрби җыеннарны "квалификация күтәрү" дип санарга кирәк. Дәүләт Думасының оборона комитеты әгъзалары Виктор Соболев белән Евгений Лебедев шундый аңлатма бирә.

Бу җыеннарны армиягә чакыру яки мобилизация белән бутарга кирәкми, чөнки анда катнашучылар бары тик үз хәрби һөнәрләре буенча кыска вакытлы курс кына уза, ә аннары шунда ук өйләренә кайтачаклар. Хәрби җыеннарга чакырулар адресатларга элеккеге формада киләчәк. Әмма техник мөмкинлекләре булган кайбер төбәкләрдә алар электрон рәвештә дә килә ала. Бу хакта Дәүләт Думасының оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, кичә Владимир Путин запаста булган гражданнарны хәрби җыеннарга чакыру турында указга кул куйды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading