16+

Депутатлар Зәйдә “сакаллы” мәсьәләләр чиште

"Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" гомумреспублика патриотик эстафетасының киләсе тукталышы - Зәй шәһәре иде. 11 август көнне Россиянең һәм Татарстанның депутатлары, депутатлыкка кандидатлар, районның иҗтимагый оешмалары активистлары Зәйнең "Энергетик" мәдәният йортында очрашты.

Депутатлар Зәйдә “сакаллы” мәсьәләләр чиште

"Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" гомумреспублика патриотик эстафетасының киләсе тукталышы - Зәй шәһәре иде. 11 август көнне Россиянең һәм Татарстанның депутатлары, депутатлыкка кандидатлар, районның иҗтимагый оешмалары активистлары Зәйнең "Энергетик" мәдәният йортында очрашты.

Беренче сүз "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшинга бирелде. Ул Зәйдә соңгы вакытта булган үзгәрешләргә сөенүен җиткерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Дәүләт советына депутатлыкка кандидат, Республиканың икътисад министры урынбасары Айрат Фаррахов, Ветераннар советы Президиумы әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы Гамир Таҗетдинов та Зәй халкын сәламләп, партиянең киләчәге һәм бүгенгесе турында сөйләде.

Зәй районы җитәкчесе Разиф Кәримов районда тормышка ашырылган республика программалары, яңа социаль һәм спорт объектлары һәм районның үсеш перспективасы турында сөйләп китте.

Шәһәр халкы су чистарта торган корылмаларның иске булуына борчылуын белдерде. Су чистарткычлар 1961 елда ук ясалган булган икән инде, бүген алар инде тиешле вакыттан артык эшләгән. Ә менә Зәй-2дә су чистартчылар бөтенләй юк икән. Шуңа да заводлардан чыккан пычрак сулар сулыкларга төшә, бу исә экологияне начарайта.

- Бу сакаллы проблема икән инде. Ул бик күп еллар хәл ителмәгән. Әлеге проблеманы республика җитәкчелеге ярдәмендә чишәргә кирәк. Федераль программаларны да эшкә җигәргә кирәк булыр. Кулыбыздан килгәнне эшлиячәкбез, - диде Аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт советы комитеты рәисе беренче урынбасары Айрат Хәйруллин.



Зәй спортчылары депутатлардан бассейнлы күп функцияле физкультура үзәге ачылуын көтә. Моңа җавап итеп Фәрит Мөхәммәтшин: "Зәйлеләр - тырыш халык, аларның идеяләре дә яхшы", - дип белдерде.

- Татарстанда һәм Зәйдә спорт үсеше төп юнәлешләрнең берсе. Икътисади яктан тотрыклылык булмаган вакытта да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның командасы социаль яктан мөһим булган проектларга ярдәм итә, - диде ул.

Укытучылар яңа шәһәрдә яңа мәктәп тә кирәклеген искәртеп китте.
- Зәйдә мәктәп балалары өчен яхшы шартлар тудырылган. Яңа шәһәрдә 6нчы мәктәп күз явын алырлык. Биредә балалар өчен уку һәм ватанпарвәрлек рухында сөрелгән төрле программалар эшли.

Мөмкинлекләре чикле булган балаларга да барлык шартлар тудырылган. Ләкин бөтен балаларга да урын җитми, шуңа да алар төрле мәктәпләргә таратылган. Безнең хыялыбызны тормышка ашырырга ярдәм итегез, яңа мәктәп салырга ярдәм итегез, - дип мөрәҗәгать итте халык.

Айрат Хәйруллин берничә елдан барлык мәктәпләр дә бары тик беренче сменада гына эшләячәге турында хәбәр итте.

- Икенче сменалар искелек калдыгы булып калачак. Бездә махсус республика программасы да эшли. Сезнең мөрәҗәгатегез вакытлы булды, мөмкинлек булуга аны хәл итәчәкбез, - диде Айрат Хәйруллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading