16+

«Димәк, бергә шартлаячакбыз»: граната хәрбинең йөрәге астына эләккән

Граната хәрбинең йөрәк астына эләккән: курку белмәгән табиблар ир-егетнең күкрәгеннән шартламый калган снарядны алган.

Граната хәрбинең йөрәк астына эләккән: курку белмәгән табиблар ир-егетнең күкрәгеннән шартламый калган снарядны алган.

Кече сержант Николай Пасенко хезмәт иткән бүлек хәрби бурычны үтәү барышында камалышта кала. Каршы як ут ача, шуңа да карамастан Николай каршы тора ала. Әмма...бик каты яралана.

Бронежилет киеп операция ясау: сугышчының йөрәк астыннан граната алганнар

Хирурглар кече сержант Николай Пасенкога операцияне Белгород өлкәсендәге район сырхауханәсе базасында ясый. 
Солдат һәм табиблар могҗиза белән генә исән кала. Менә алар-безнең геройлар! 

- Бик каты сугыш барды. Мин хәтта нәрсә булганын аңламыйча да калдым, броникның кырыена нидер эләкте. Аңымны югалтмадым, хәрәкәтләнүемне дәвам иттем. Үземә ни эләккәнен дә белмәдем. Бераздан соң гына әйттеләр... Мин моның ни икәнен үзем дә аңлыйм. Хирург миңа операция ясарга карар иткәч, моңа каршы идем. Табибларның тормышын куркыныч астына куярга теләмәдем, әгәр шартласа? Ә хирурглар бронежилетлар кия башлады. Күргәнегезчә, мин сезнең алдыгызда утырам. Хирургка рәхмәт, мин аңа гомере буе рәхмәтле булачакмын. "Димәк, бергә шартлаячакбыз", - диде ул. Менә шул. Бик кыю кеше. Менә чын герой! Ул миңа яшәр өчен икенче мөмкинлек бирде.

«Комсомольская Правда» журналисты подполковник, хирург Дмитрий Ким белән аралашып ала.

- Дмитрий Юрьевич, операция кайда үтте?

- Валуйка район поликлиникасы базасында, бу Белгород өлкәсендәге район үзәге.

- Ә анда кирәкле медаппаратура бар идеме? 

- Бар. Иганәчеләргә һәм волонтерларга рәхмәт.

- Николай сезгә нинди хәлдә килде?

- Шартламый калган хәрби припас аорта белән аскы куыш вена арасында йөрәк янында, бу припас детонацияләнмәгән килеш тә фаталь кан китү барлыкка китерергә мөмкин иде.
Сез ышанмассыз. Ул үзе ашыгыч ярдәм машинасыннан чыкты һәм каталкага ятты. Һәм без операция бүлмәсенә юнәлдек.

- Нинди диагноз булган соң?

- Пациентның күкрәгендә үтәли яра бар иде. Тикшергән чакта ачыкланганча, могҗиза белән генә шартламый калган хәрби припас аның кабыргаларын сындырган, үпкәсенә кергән һәм умырткалыгы янында аорта белән йөрәк янындагы куыш вена арасында калган. Медикларыбыз сугыш кырында кирәкле дренаж ясаган һәм яраны каплаган. Шуннан соң сугышчыны коткару башланды.

- Ә хәрби припас ниндирәк иде?

- Ул вакытта бу мөһим түгел иде. Хәер, кемдер бу М-50, ә кемдер ВОГ (гранатометтан атылучы снаряд) диде. Без консилиум җыйдык. Киңәшләшә башладык. Кемдер сугышчыны Белгородка, кемдер Мәскәүгә җибәрергә тәкъдим итә. Мин моңа каршы идем. Юлда әллә ни булырга мөмкин. Үзегез аңлыйсыз. Ашыгыч рәвештә операция ясау турында карар кабул ителде…

- Операция ничек узды?

- Без хәрби припасның шартлау куркынычы бик зур икәнен яхшы аңладык. Табиблар медицина халатлары өстеннән бронежилетлар киеп, операциягә керештеләр. Мин дә бронежилет, саклагыч күзлекләр кидем. Операция бер сәгать ярым дәвам итте.

- Ул вакытта сезнең өчен иң авыры нәрсә булды?

- Хәрби припасны саклык белән генә алдык.  Миңа махсус медицина җиһазлары ярдәм итте... Хәзер Николай Мәскәүдә, Мандрык исемендәге үзәк госпитальдә реабилитация уза. Минем белән шул сәгать ярым эшләгән, шулай ук тормыш куркынычы янаган бригадага аерым рәхмәт әйтәсем килә. Болар медицина хезмәте подполковниклары Коломейцев Иван Викторович һәм Шевелев Павел Юрьевич, Бондаренко Надежда Ивановна (Валуй район хастаханәсе мөдире), операцион шәфкать туташы Шалнева Юлия Виктор кызы, бу - анестезиолог-медицина хезмәте майоры Цеденов Виктор Львович, анестезистка Шмелева Елена Владимировна.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading