16+

«Иремнең китәсен сабырлык белән кабул иттем»

Казан егете Эдуард Саләхов Украинада махсус хәрби операция башлангач, беренчеләрдән булып шунда китә.

«Иремнең китәсен сабырлык белән кабул иттем»

Казан егете Эдуард Саләхов Украинада махсус хәрби операция башлангач, беренчеләрдән булып шунда китә.

Бер бәрелештә яралана, авыр җәрәхәтләрдән гомере өзелә. Аның хатыны Альбина, кызы Камилә, энесе Рамил калды. Гаиләсе Казан шәһәрендә яши.
14 апрель көнне Работино янында барган бәрелешләрдә “Тимер” батальоны хәрбиләре камалышта кала, бертуктаусыз артиллерия уты явып кына тора, Эдуардның гомере снаряд ярчыгыннан өзелә.

Хәрбинең җәсәден 25 апрель көнне Балык Бистәсе районы Күки авылында җир куенына иңдерәләр.

«Үземне сынып карыйм әле»
Тормыш иптәшен югалту ачысын Альбина бик авыр кичергән. Әле дә ышана алмыйм, бәлкем, ул түгелдер дип гел уйлап утырам ди ул. Үзе кебек үк якыннарын югалткан хатыннар белән берләшеп алгы сызыктагы егетләр өчен ярдәм әзерли. Ирләрен яу кырында югалткан хатын-кызлар бер-берсе белән аралашып, теләктәш булып торалар.

–Эдик белән танышуыбыз кызык килеп чыкты, – ди Альбина. – Рамил Казан үзәгендәге кафеда иптәшләре белән, мин дус кызлар компаниясе белән утыра идек. Мин аңа игътибар да итмәдем. Ә Эдик минем тарафка караган да, “Менә бу кыз минем хатыным булачак”, дигән. 1998 елның октябре иде. Баштан дусты минем белән танышты, аннан соң ул килде. Сөйләшеп киттек. Күрәсең, беренче күрүдән үк бер-беребезгә бик нык ошаганбыздыр инде. Аралашып киттек, ике атнадан соң Эдик туганнары белән кулымны сорарга килде. Бер айдан соң өйләнештек. 2000 елның 13 гыйнварында Камилла исемле кызыбыз туды.
Эдуард армиядән соң ук милициядә эшли башлый, хезмәт итү дәверендә иң хәтәр бурычларны үти. Ә аның төп таянычы, терәге тормыш иптәше, якыннары була. Гражданлыкка киткәч, ир үзен төрле өлкәләрдә сынап карый, әмма үз юлын таба алмый. Инде Татарстанның “Тимер” дип аталган батальон оешуы турында ишеткәч, ике дә уйламый хәрби комиссариат белән контракт төзи. Альбина: “Бәлки кире уйларсың, инде ничә ел болай да хокук сагында хезмәт иттең бит”, дип әйтсә дә, батыр йөрәкле ирнең сүзе катгый була: «Үземне сынып карыйм әле», — ди ул.

— Иремнең китәсен сабырлык белән кабул иттем, — ди Альбина. — Исән-имин кайтырга язсын дип белгән догаларымны укып озаттым.

2022 елның июнендә Россиянең махсус хәрби операциясендә катнашу өчен Татарстанда иреклеләрдән ике батальон туплана. Батальонның берсенә -”Алга!”, ә икенчесенә “Тимер” атамалары бирелә. Аларның үзләренең тамгалары да, флаглары да булдырыла.

– Сайлап алу таләбе катгый иде: Армия хезмәте узган булу, сәламәтлек, урта һөнәри белем зарур. Ватан өчен җаваплылык хисе өстенлек итте аңарда. Көне-төне яңалыклар карый иде. “Россиягә һөҗүм белән яныйлар, Донбасс халкы ничә еллар подвалларга качып, газапланып гомер кичерә. Алар да тыныч, матур тормышта яшәргә хаклы, шуңа ирешү өчен Татарстан батальонына язылам”, дип китеп барды, – ди Альбина. 

“Тимер" батальоны алгы сызыкка беренчеләрдән булып керә. Аларны өч ротага, миномет частена һәм авыр техника подразделениесенә бүләләр. Башта батальонны Донецкка кертәләр, әмма бер айдан соң сугышчыларның бер өлеше Запорожьега Пологи шәһәренә җибәрелә. Анда алар каршы якның көчле һөҗүменә каршы тора һәм Россия Кораллы көчләренең калган өлешләре белән берлектә территорияләрне азат итүне дәвам итәләр. Бу җирлекләрдә «Тимер» хәрбиләре бер айга якын бурычларын үти, шуннан соң ярты елга резервка китәләр.

Җир асты шәһәре
– Резервта булган дәвердә батальон корылмаларның иң көчле системасын төзеде, – ди Эдуард белән бергә киткән хәрби контрактчы Рамил Хәйруллин. – Без 200 метрлы «йортлар» урнашкан җир астында яшәдек. Бу бүлмәләр, аш бүлмәсе, мунчалар, складлар, электр, яктылык һәм интернет тоташтырылган коридорлар системасы. Ике катлы «нар»да йоклыйбыз, шунда ук ашханәдә төшке аш ашыйбыз. Гомумән алганда, бу бункерлар кырмыскалар оясын яки җир асты шәһәрен хәтерләтә. Алгы позицияләрдән кайткан егетләр өчен дә уңайлы. Ял итеп алу өчен мөмкинлекләр тудырдык.

Оборона төзүдән тыш, батальон көн саен күнегүләр ясый, һәм 6 ай эчендә сугышчан күнекмәләрне ныгыта. 
– Гомумән, без башта Донецкта идек, аннары безне Запорожье юнәлешенә күчерделәр. – ди Рамил Хәйруллин. –  Аннары без резервта булдык. . Бер-беребез өчен ут йотып яшәдек. Әмма каһарманлылык хисе көчле иде. Егетләрнең берсе каты яраланса, яки һәлак булса тирәнтен борчылабыз, нык кайгырабыз. Менә биредә сугышчан бердәмлек беленә дә инде. Бераздан батальонны Работино торак пункты юнәлешенә күчерергә карар ителде, Иң авыр бәрелешләрнең берсе биредә булды. Ул җирлек өчен барган бәрелешләр турында киләчәктә әле тарих китапларында да язылыр. Махсус хәрби операциядә катна¬шучыларның язмышы вакытлар узу белән легендага әверелер. Барысы да тынычлык өчен. 

«Бер-берсенә терәк»
– Яшь арабыз 11 ел. Ул 1975 елгы, – дип сүз ала Эдуардның энесе Рамил – Әле бала вакыттан ук үрнәк булды. Ул һәрчак бик кешелекле һәм бик кечелекле иде. Аның үтә җаваплылыгы, тотынган эшен һәрчак бик яхшы итеп башкарып чыгуы, төгәллеге, гаделлеге, авырлыклар алдында туктап калмавы аны шушындый олы батырлык кылыр дәрәҗәгә җиткергәндер дә.  Әниебез Лениза, әтиебез Рифат исемле. Әти-әни көне-төне эштә булды, абый мине үстерде дип әйтергә була. Ул гел спорт белән мавыга иде. Мәскәү районында яшәдек. 91 нче мәктәпне тәмамлаганнан соң армиягә китте. Аннан кайткач ук милициягә, ведомстводан тыш сак хезмәтенә эшкә керде. Бераздан Мәскәү район эчке эшләр бүлегенә авыр җинаятьләрне тикшерү бүлегенә оператив хезмәткәр булып күчте. Бераздан соң   
шул ук хезмәтне Киров район эчке эшләр бүлегендә башкарды. Мин дә армиядән кайттым да, баштан ведомстводан тыш сак хезмәтендә, аннан соң наркотикларга каршы көрәш идарәсендә эшләдем. Ягьни хокук саклау органнарына килүем абыемның нәсихәте, үрнәге белән булгандыр. Хәзер инде мин Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсендә. 
2003 елда ике Саләховлар гаиләсен бер кайгы аяктан ега, озак вакыт авырудан соң әниләре яман шештән китеп бара. 2006 елда әтиләре йөрәк чиреннән интеккән әтиләре дә бакыйлыкка күчә.  Инде Эдуард белән Рамил бер-берсенә терәк булып, югалту ачысын бергә күтәрә. 

Өченчесе була соңгысы 
– Абыйның махсус хәрби операциягә китүенә гаҗәпләндем дип әйтсәм ялгыш булыр. Дөресрәге көттем, Чөнки ул тәне-җаны белән Ватан улы, хокук сагында торганда да шулай иде. Бу юлы да аның адымы белән килештек. Утта янмый, суда батмый торган кеше иде ул безнең. Гел элемтәдә булырга тырышты. Алгы сызыктан миңа гел фотолар җибәрде, – ди хәрбинең энесе.
Эдуард өч тапкыр ялга кайта.

— Ялда булса да, күңеле белән ул барыбер алгы сызыкта иде. Бер тапкыр да зарланганы булмады, ашарга да җитә, ди, — дип сүзен дәвам итә Альбина. — Тәвәккәл булды, үзе турында уйламады. Башкаларга яхшы булсын, гаиләсе исән-имин булсын - менә шул иде бөтен теләге. 2023 елның 22 октябрендә  “Батырлык өчен”, 2024 елның 22 мартында “Сугышчан батырлыклары өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Алар хәзер безнең өчен аның истәлеге. 
Эдуардның өченче тапкыр ялга кайтуы соңгы күрешүләре булган. 

– Соңгы кайтуында бик нык арыган иде. Гүя, безнең белән хушлашты, үзенең васыятен әйтеп калдырды кебек. Рамил әлегә гаиләле түгел, ул миңа үз энем кебек. Аның өчен мин борчылам, якын туганнарыннан бары мин һәм Камилла гына бит. Ирем һәлак булуы турында Рамилгә әйткәннәр. Миномет батальонында хезмәт итә иде Эдуард. “Артобстрел” башланган да, машинадан төшеп кайсысы кай тарафка чапкан. 2 кеше исән калган, Эдуард шартлаган. 14 апрель иртәсендә һәлак булган ул. Шул ук көнне хәбәр иттеләр. Җәсәден Мариупольдән Ростовка алып кайттылар. 25 апрельдә Балык Бистәсе Күки авылында җирләдек. Абыйның якты данын, батырлыгын искә алган, аны җирләүдә катнашкан, ярдәм иткән һәр кешегә гаиләбез исеменнән чиксез рәхмәтебезне җиткерәм. 2 июньдә 40 көн була. Ярдәм мәчетендә ашын үткәрәчәкбез, – ди Альбина. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading