16+

Диспансеризациянең мөмкинлекләрен киңәйтәләр

Россиядә үлемгә китерә торган авыруны җиңү өчен диспансеризациянең мөмкинлекләрен киңәйтәләр.

Россиядә үлемгә китерә торган авыруны җиңү өчен диспансеризациянең мөмкинлекләрен киңәйтәләр.

"Бүген россиялеләр, кызганычка каршы, Көнбатыш Европа илләре халкына караганда уртача 12 елга азрак яши. Сәламәтлек саклауны грамоталы оештыру безгә җитмәгән гомер елларын өстәргә мөмкинлек бирәчәк", - ди Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары Алексей Куринный. 

Гомуми түләүсез диспансеризация кысаларында мөһим яңалык кертергә кирәк дип саныйлар белгечләр. Аерым алганда: 2025 елдан россиялеләрне С хроник гепатитына тикшерә башлаячаклар. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматлары буенча, авыруларның 2/3 өлеше үз диагнозы турында белми. Россиядә хәзер әлеге диагноз белән 700 мең пациент исәптә тора. Ә чынбарлыкта, эксперт бәяләүләре буенча, 2,1 миллионнан артык кеше гепатит белән зарарланган. Инфекция йоктыручыларның күбесендә әлеге авыру хроник формага күчә. Әгәр дәвалау вакытында үткәрелмәсә, еш кына цирроз һәм бавыр яман шеше барлыкка килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading