16+

Дөньяда яңа вирус таралган. Ул кемнәр өчен куркыныч?

Кытайда тарала башлаган метапневмовирус балалар һәм өлкәннәр өчен куркыныч, ди табиблар.

Кытайда тарала башлаган метапневмовирус балалар һәм өлкәннәр өчен куркыныч, ди табиблар.

Кытайда тарала башлаган метапневмовирус бер яшькә кадәрге балаларда һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә аеруча катлаулы уза, дип хәбәр иткән "Парламентская газета" басмасына Россия Фәннәр академиясе академигы, Мечников исемендәге вакциналар фәнни-тикшеренү институтының фәнни җитәкчесе Виталий Зверев.

"Эш шунда ки, бу вирустан да, шулай ук кискен респиратор вирус инфекцияләрен китереп чыгаручы башка чирләрдән дә үзенчәлекле дәвалау юк. Симптомлы дәвалаудан башка, бернәрсә дә кулланырга ярамый", - дип белдергән табиб.

Элегрәк сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече профессор Владимир Чуланов метапневмовирус инфекциясе симптомнары ОРВИ симптомнарына охшаш дип сөйләгән. Авыручыларга йөткерү, борынга томау төшү, коры ютәл, бизгәк, температура кисәк күтәрелү, сулыш алу кыенлашу, күкрәк өлеше авырту, гомуми хәлсезлек хас. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм дүрт яшькә кадәрге балалар – риск зонасында икән.

Метапневмовирус – дистәләгән еллар дәвамында төрле илләрдә актив йөри торган классик вирусларның берсе. Бу вирус, башка инфекцияләр кебек үк, ОРВИ һәм грипп белән авыручыларның сезонлы чорында аеруча актив. Белгечләр әйтүенчә, ул күбесенчә һава-тамчы юлы белән, сирәгрәк контакт-көнкүреш юлы белән тапшырыла.

Декабрьнең соңгы атнасында Кытайда кеше метапневмовирусы таралуын теркәгәннәр. Кытайның авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау идарәсе мәгълүматлары буенча, бу вирус таралышы буенча грипптан соң икенче урынга чыккан, өстәвенә, ике очракта да алдагы атна белән чагыштырганда авыручылар саны арткан. Бу мәгълүмат табибларда борчылу тудырган. Моннан тыш, Казахстанда октябрь башыннан метапневмовирусның 30 очрагы ачыкланган.
Роспотребнадзорда Кытайда эпидемиологик вәзгыятьне күзәтәләр һәм аны контрольдә тоталар дип билгеләгәннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading