16+

Дүрт яшьлек бала дүртенче каттан егылып төшкән

Түбән Камада дүрт яшьлек бала күпкатлы йорттагы фатир балконыннан егылып төшкән. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Камада дүрт яшьлек бала күпкатлы йорттагы фатир балконыннан егылып төшкән. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якынча фаразлар буечна, әлеге хәл Түбән Кама шәһәренең Студентлар урамында булган. Бала бишенче каттагы балконнан егылып төшкән. Һәлакәт вакытында фатирда бала берүзе булган. Хәзерге вакытта малайны хастаханәгә салганнар.

— Бу хәл турында мәгълүмат полициягә бүген төнлә, 02:40 сәгать тирәсендә килде. Баланың әти – әнисе эштә, ә олы абыйсы кунакта булган, - дип билгеләп үттеләр Татарстан прокуратурасында.

Хәзер хокук саклау органнары тикшерү үткәрә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading