Баланың авырлыгы – 4020 грамм.
“Динамо-Казан” клубы һәм Россия җыелмасының элеккеге волейболчысы Екатерина Гамова-Мукасей әни булган – ир бала тапкан.
"Волейболчының ире Михаил Мукасей сүзләренчә, Екатерина да һәм сабые да үзен яхшы хис итә. Баланың буе – 57 сантиметр, авырлыгы 4020 грамм", – дип яза “Динамо-Казан”ның матбугат хезмәте. Балага әле әти-әнисе исемне уйламаган, ди.
Сүз уңаеннан, Екатеринага – 38 яшь, 2012 елда кияүгә чыккан иде. Карьерасына 2016 елның маенда нокта куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар