Данлыклы волейболчы Екатерина Гамова спорт карьерасын тәмамлады.
Скопировать ссылку
Данлыклы волейболчы Екатерина Гамова спорт карьерасын тәмамлады.
Саубуллашу матчыннан соң аның "Гамова 11" символик майкасы Волейбол үзәгендә югарыга күтәрелде. Моннан соң "Динамо-Казан" командасында чыгыш ясаган бер генә спортчы да унбер саны астында уйный алмаячак. Саубуллашу һәм рәхмәт сүзләрен җиткергәндә Гамова күз яшьләрен тыя алмады.
-Бүген бик матур бәйрәм булды. Бөтен нәрсәне бергә кичергән командама рәхмәт. Без бөтенебез дә җиңүче, - диде ул.
Комментарийлар